Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62 нче турнир тәмамланды

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

14 һәм 15 февральдә Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан»республика газетасы оештырган масштаблы республика ярышлары булып узды. Быел турнир 62 нче тапкыр узды.

Турнир тарихы 1964 елда башлана һәм шул вакыттан бирле турнир ел саен февраль аенда үткәрелә. Турнир «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан оештырыла һәм Муса Җәлил истәлегенә багышлана, чөнки 1920 елларда Муса Җәлил үзе «Ватаным Татарстан» (ул вакытта «Кызыл Татарстан») газетасында эшли.

Ярышлар «Ак барс» Көрәш сараенда узды, анда 40 командадан 350 дән артык спортчы катнашты.

Шәхси беренчелектә нәтиҗәләр:

  • 60 кг Йосыпов Ильяс - «Зилант» СК, Казан ш.
  • 65 кг Кәримов Ислам – СК «Зилант» Казан ш.
  • 70 кг Ислам Фәләхов-Алабуга
  • 75 кг Билданов Рафаэль-Әлмәт
  • 80 кг Рафаэль Кәримуллин-Әлмәт
  • 85 кг Ренас Кәримуллин – «Зилант» СК Казан ш.
  • 90 кг Азат Габдрәшитов-Яр Чаллы
  • 100 кг Сәлахетдинов Раил-Лаеш
  • 115 кг Миначев Марат – СК «Зилант» Казан ш.
  • 130 кг Радик Сәлахов-Зәй
  • Св. 130 кг Галләмов Муса - Лаеш

Команда зачеты нәтиҗәләре:

  • 1 урын – Казан шәһәренең «Зилант» СК
  • 2 урын - Лаеш районы
  • 3 урын-Әлмәт

«Зилант» командасы, Көрәш буенча республика ярышларында команда зачетында җиңеп, искиткеч осталык һәм бердәмлек күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International