14-15 февральдә Уфада тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Турнирда катнашу өчен Башкортстан башкаласына округның 9 төбәгеннән 400 дән артык спортчы килде. Татарстан Республикасыннан 5 спортчы чыгыш ясады, аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге медальләр белән кайтты:
- Александр Кузьмин, ике катлаулы көрәштә җиңеп, төсле билбаулар арасында 60 килограммнан артык авырлыкта, 11-13 яшьлек егетләр арасында ИФО чемпионы булды.
- Әскәр Туктагулов 16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында 69 килограммга кадәр авырлыкта 1 урынны яулады. Финалда җиңү безнең клубташыбызга көрәшсез бирелде.
- Чемпион титулын Наилә Ситдыйкова яулады. 14-15 яшьлек 50 кг га кадәрге яшүсмерләр арасында спортчы ике катлаулы көрәштә Башкортстан һәм Удмуртиядән килгән көчле көндәшләрен техник нокаут белән җиңде.
- 9-10 яшьлекләр арасында Максим Логинов (34 кг) һәм Камил Закиров (22 кг) ике бронза медаль яуладылар.