Никита Курочник-гер спорты буенча Россия Беренчелегенең бронза призеры

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

11-16 февраль көннәрендә Новосибирскида 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында гер күтәрү буенча Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда бөтен илдән иң көчле спортчылар катнашты.

85+ кг авырлык категориясендә бронза медальгә Татарстан вәкиле Никита Курочник лаек булды. Аны «Татнефть Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Чистай районы) эшләүче Альберт Зөфәр улы Гыйниатуллин өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International