Буа районы үзәк хастаханәсендә хезмәткәрләрнең спорттагы казанышларына багышланган бәйрәм рухы хөкем сөрә!
Хастаханәнең 28 хезмәткәре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләренә лаек булды. Бу мөһим вакыйга хезмәткәрләрнең актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеген, шулай ук аларның яңа казанышларга омтылуын ассызыклый.
Без районда яшәүчеләрнең ГТО нормаларын тапшыру белән кызыксынуының артуын шатланып билгеләп үтәбез. Бу сәламәтлекне ныгытуга һәм халыкның физик активлыгын күтәрүгә таба мөһим адым, ул безне киләчәк уңышларга рухландыра.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа спорт җиңүләре телибез!