«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең II этабы

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

        2025 елның 15 февралендә Транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагының КФКлары арасында «Сәламәтлек – 2025» Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең II этабы узды. Ярышлар Аккош күлендә, «Динамо» базасында узды.

          Тантаналы шартларда, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Халит улы Садыйков катнашында, «Сәламәтлек-2024» Спартакиадасына йомгак ясалды, җиңүче һәм призер командаларны бүләкләделәр. Кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 «Сәламәтлек-2024» спартакиадасында Казан шәһәренең «ПАТП 2» МУП командасы җиңүче булды, икенче урында – «Транспроект» АҖ командасы, өченче урында - «Метроэлектротранс»МУП командасы. 

Чаңгы узышлары буенча тармакның җиңүчесе «Главтатдортранс»ДКУ командасы булды. Икенче урынны Казан шәһәренең «ПАТП 2»  МУП командасы алды. Өченче урында - «Метроэлектротранс» МУП командасы.  

          Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командалар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International