8 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Олимпийский» спорт комплексында «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры Петр Курбатов истәлегенә багышланган дзюдо буенча республика турниры булды.
Турнирда егетләр һәм кызлар үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Түбән Кама шәһәренең «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өч бронза медаль яуладылар:
- Дарья Фабричникова, 52 кг
- Илмир Хәйруллин, 73 килограммнан артык
- Ислам Әхкиямов, 34 кг
Яшь дзюдочыларның бу казанышларына тренер-укытучылар Рөстәм Вәзетдинов һәм Фәргать Садыйковның тәҗрибәсе һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде.