Тормышны тәэмин итү тармагы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2025 елның 8 феврале, шимбә

2025 елның 8 февралендә тормышны тәэмин итү тармагы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышлар Аккош күлендә, «Динамо»чаңгы базасында узды. 


Чаңгы ярышлары буенча тармакның җиңүчесе «Казэнерго»АҖ командасы булды. Икенче урынны «Водоканал» МУП командасы алды. Өченче урында - «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы» АҖ командасы.


Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командалар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International