Тиз шахмат буенча команда беренчелегендә Татарстанның яшь шахматчылары көч сынашты!

2025 елның 15 феврале, шимбә

РСШ Р.Г. Нежметдинова  ис. 15 февральдә 9 һәм 11 яшькә кадәрге балалар арасында тиз шахмат буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга һәм Саба районыннан 16 команда катнашты.

9 яшькә кадәрге турнирда (2017 елда туган һәм аннан яшьрәк) «Темп» командасы җиңү яулады, икенче урынны «Ботвинник» командасы алды (ике команда  Р.Г. Нәҗметдинова ис., Казан), ә өченчесе — Яшел Үзәннән 5 нче урта мәктәп.

11 яшькә кадәргеләр арасында (2015-2016 елгы) «Темп»командасы да җиңүче булды. Икенче урында —«Цугцванг» командасы, өченче урында - «Пчелы» командасы (барлык командалар да  Р.Г. Нәҗметдинова ис. РСШдан, Казан)..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International