2025 елның 12-16 февралендә Мәскәүдә ир-атлар арасында нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирештеләр, индивидуаль чыгышларда барлыгы биш медаль яуладылар.
Татарстан Республикасы җыелма командасының команда чыгышы триумфаль булды: команда төркемле күнегүләрдә беренче урынны алды.
Командага Данил Цветков, Тимур Гыйззәтуллин, Савелий Артеменко, Нияз Нәҗметдинов һәм Данил Патрахин керде. Команданы Мария Гордеева, Наталья Суховская һәм Данил Цветков Әзерләде. Барлык гимнастлар да Казаннан Олимпия чемпионы Юлия Барсукованың гимнастика мәктәбеннән чыгыш ясыйлар.