23 яшькә кадәрге Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан дзюдочылары 19 медаль яулады

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

15 февральдә Пермьдә 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы ярышлардан 19 медаль алып кайтты, шуларның 6сы – иң югары дәрәҗәдәге.

Турнир медальчеләре

Алтын медальләр:
Шиһапов Ислам (-60 кг); Хәбибуллин Азат (-81 кг); Заботкин Павел (-90 кг); Гараппов Рамил (+100 кг); Белаш София (-48 кг); Зураева Залина (-57 кг).

Көмеш медальләр:
Ибатов Тимур (-81 кг); Халиков Артур (-100 кг); Каменева Полина (-48 кг); Баскакова Дарья (-52 кг); Бочкарева Ангелина (-52 кг); Культенко Дарья (-63 кг); Щербинина Алеся (-70 кг).

Бронза медальләр:
Севелиров Павел (-60 кг); Петров Игорь (-66 кг); Сәйфетдинов Самир (-81 кг); Серегин Роберт (-100 кг); Белаш Анастасия (-48 кг); Филатова Анфиса (-78 кг).

Республика җыелма командасы чыгыш ясаячак чираттагы турнир Россия Беренчелеге булачак. Ул апрельдә Волгоградта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International