Екатерина Кошкина ирекле көрәш буенча халыкара турнирда көмеш медаль яулады

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

14-16 февральдә Минскта Олимпия уеннарының өч тапкыр җиңүчесе Александр Медведь истәлегенә ирекле көрәш буенча 54 нче халыкара турнир узды. Ярышлар Беларусь башкаласында 11 илдән спортчыларны җыйды.

Турнирның көмеш призеры Татарстан вәкиле Екатерина Кошкина булды. Киеренке финалда 62 кг авырлыкта спортчы алтынны Беларусь кызына бирде.

Екатеринаның Тренеры-Эдуард Гаджиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International