Көньяк Сахалинда трамплиннан чаңгыда сикерү буенча «Төнге очышлар» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.
Ир-атлар арасында турнирның җиңүчесе Лениногорскида туган, «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Данил Садреев булды. К-72 трамплинында спортчы Михаил Пуртовны (Свердловск өлкәсе) һәм Александр Баженовны (Сахалин өлкәсе) узып китте.