14-16 февральдә Санкт-Петербургта 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге һәм 18 һәм 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Татарстан җиңел атлетлары медальләр белән аерылып торды.
Россия беренчелеге кысаларында озынлыкка сикерүдә Родион Севастьянов җиңүче булды. Җиңел атлет 7,46 метр нәтиҗә күрсәтте һәм Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан көндәшләрен узып китте.
Өчле сикерүдә турнирның бронза медален «Тасма» ФСО тәрбияләнүчесе Илья Лялькаев яулады. Аның нәтиҗәсе - 15,49 метр.
23 яшькә кадәрге Бөтенроссия ярышлары кысаларында «Центральный» ФСО тәрбияләнүчесе Юлия Сохацкая (4157 очко) бишбәйгедә бронза призер булды; 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында Әскәр Кәримов 60 метрга йөгерүдә җиңде (7,26) һәм 200 метрга йөгерүдә өченче булды (23,42).