Чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты Казанда 2025 елның 1 мартыннан 9 мартына кадәр узачак

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

2025 елның 1 мартыннан 9 мартына кадәр Казанның Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты узачак. Стартка илнең иң көчле спортчылары чыгачак, алар арасында Александр Терентьев, Савелий Коростелев, Александр Большунов, Анастасия Фалеева, Наталья Терентьева, Лидия Горбунова һәм башкалар бар.

Ярышларда Россиянең 35 төбәгеннән 200 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Катнашучылар алты дисциплинада медальләр өчен көрәшәчәкләр: 20/20 км дистанциядә скиатлонда, катнаш эстафетада, классик стильдә спринтта, ирекле стильдә 10/15 км дистанциядә индивидуаль узышта, команда спринтында һәм эстафетада (4х7,5 км).

Оештыручылар җанатарлар өчен уңайлы инфраструктура әзерләделәр: «Каенлык» тукталышыннан трансферлар оештырылачак, туклану нокталары каралачак, шулай ук тамашачылар өчен призлар уйнату планлаштырыла.

Ярышларга билетларны сайттан алырга мөмкин. 

01 март. Шимбә.

10:00 – 11: 10 – Скиатлон (10 км + 10 км). Хатын кызлар .

11:25 – 11: 40 – җиңүчеләрне бүләкләү.

12:00 – 13: 00 – Скиатлон (10 км + 10 км). Ирләр.

13:15 – 13: 30-җиңүчеләрне бүләкләү.

02 март. Якшәмбе.

11:00 – 12: 15 – Эстафета (4 х 5 км) – катнаш.

12:30 – 12: 45 – җиңүчеләрне бүләкләү.

04 март. Сишәмбе.

11: 00 – классик стиль – спринт. Квалификация. Хатын кызлар.

11: 30 – классик стиль – спринт. Квалификация. Ирләр.

13:00 – 15: 00 – Финал, ярымфинал, чирекфинал йөгерешләре.

15:10 – 15: 25 – җиңүчеләрне бүләкләү.

06 март. Пәнҗешәмбе.

11:00 – 12: 00 – ирекле стиль 10 км.хатын-кызлар.

12:10 – 12: 25 – хатын-кызларны бүләкләү.

12:30 – 14: 15 – ирекле стиль 15 км.ир-атлар.

14:30 – 14: 45 – ир-атларны бүләкләү.

08 март. Шимбә.

12: 00 – ирекле стиль – команда спринты. Квалификация. Хатын кызлар .

12: 30 – ирекле стиль – команда спринты. Квалификация. Ирләр.

13: 30-Финал. Хатын кызлар.

14:00 – 14: 30 – Финал ир-атлар.

14:45 – 15: 00 – Җиңүчеләрне бүләкләү. Хатын. Ирләр.

09 март. Якшәмбе.

11:00 – 12: 30 – Эстафета (4 х 7,5 км). Хатын кызлар .

12:45 – 13: 00 – Җиңүчеләрне бүләкләү. Хатын кызлар .

14:30 – 15: 50 – Эстафета (4 х 7,5 км). Ирләр.

16:00 – 16: 15 – җиңүчеләрне бүләкләү. Ирләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International