14-16 февраль көннәрендә Пермьдә Бию спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казаннан, Чаллыдан һәм Әлмәттән 68 спортчы – «Босса Нова», «Бригантина», «Ника», «Престиж», «Свей», «Созвездие», «Танго» һәм «Ювента», «STS», «Импульс», «Лотос», «Олимп», «Тривела», «Грация»клублары вәкилләре катнашты.
Юниорлар-1 яшь категориясендә Савинов Мартин һәм Мариновская Варвара («Бригантина»клубы) уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчылар Европа программасында беренче урынны алдылар һәм Латин Америкасы программасында һәм ике төр ярышта икенче булдылар. Пар Савинов Илья һәм Савинова Юлия җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Шулай ук югары класслар күрсәткән һәм финалда лаеклы чыгыш ясаган парларны аерым билгеләп үтик: Лачин Павел һәм Макарова Арина («Олимп» клубы, юниорлар-2 яшь категориясе, тренерлар: Сойко Яна, Сойко Максим), Карбаев Владислав һәм Чечель Дарья («Созвездие» клубы, өлкәннәр; тренерлар: Калюжная Олеся, Чечель Роман), Зәйнетдинов Влад һәм Орлова Влада («Ювента» клубы, яшьләр; тренерлары: карбаева Екатерина, Гомәров Адель).
Алда республика спортчылары сезонның төп стартына – 27 марттан 5 апрельгә кадәр Мәскәүдә узачак Россия чемпионатына һәм беренчелегенә актив әзерләнәләр.