Самарада кышкы Туриада башланды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февральдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев 14-15 яшьлек егетләр/кызлар һәм 16-21 яшьлек юниорлар арасында чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә старт бирде. Беренчелек Самара өлкәсе территориясендә 18-22 февраль көннәрендә уза. Аның нәтиҗәләре «Туриада» 12нче округ спорт-туристлык лагереның гомумкоманда зачетында исәпкә алыначак, ул гадәттәгечә агымдагы елның маенда Саратов өлкәсенең Хвалынск шәһәрендә узачак.

Беренчелекне ачу көнендә чаңгы дистанцияләрендә Идел буе федераль округы кубогына эстафета узды.

Юниорлар/юниоркалар яшь төркемендә өченче урынны Самара өлкәсе командасы алды, икенче урында - Удмуртия Республикасы командасы, беренче урында-Марий Эл Республикасы командасы.

Егетләр/кызлар яшь төркемендә Марий Эл Республикасы вәкилләре өченче, Самара өлкәсе командасы икенче, Удмуртия Республикасы спортчылары җиңүче булды.

Татарстан Республикасыннан беренчелектә Казаннан 13 һәм Яр Чаллыдан 1 спортчы катнашты.

Чаралар уздыру кысаларында Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев рәислегендә шулай ук Идел буе федераль округының спорт-туристлык федерацияләре һәм клублары җитәкчеләре белән киңәшмә узды, анда спорт туризмын үстерү мәсьәләләре һәм агымдагы елның маенда «Туриада»лагерен уздыруга әзерлек үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International