20 февральдә Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» онлайн – акциясе старт ала.
Конкурсның муниципаль этабы 20 мартка кадәр уздырыла. Бу вакыт эчендә катнашучыларга үз гаиләләрендә Ватанны саклаучылар турында видеоролик яздырырга кирәк. Бу этап тәмамлангач, һәр район берәр иң яхшы ролик сайлап алачак һәм аны республика этабында катнашу өчен Конкурсның Оештыру комитетына җибәрәчәк.
Видеороликларга таләпләр:
- Роликның гомуми озынлыгы-1 минуттан артмаска тиеш;
- 3 кешедән күбрәк катнашырга рөхсәт ителми;
- Видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш.
Җиңүчеләрне 28 мартта билгеләячәкләр. Моннан тыш, акциядә катнашучыларның барысы да ГТО дипломнары һәм сувенир продукциясе алачак.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул Россия халкын сәламәт яшәү рәвешенә һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.