15-16 февраль көннәрендә матур Ярославльдә бөтен илдән иң көчле спортчыларны җыйган «Gryzlly Open Cup» кудо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Андрей Евгеньевич Грызунов җитәкчелегендәге Россия Кудо Федерациясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге командасы әлеге дәрәҗәле турнирда үз көчләрен лаеклы тәкъдим итте. Аның составында Казаннан Ринат Наил улы Курбанов җитәкчелегендәге «Прайд» һәм Түбән Камадан Чернышев Валерий Анатольевич җитәкчелегендәге «Хаджиме» клублары вәкилләре бар иде.
Киеренке ике көн дәвамында спортчылар осталык һәм чыдамлык күрсәттеләр, өч-биш көрәш үткәрделәр.«Прайд» клубы вәкилләре Гаянов Камил һәм Гаффаров Аяз үз категорияләрендә мактаулы өченче урыннарны яуладылар.
Атаклы спортчыларыбызны һәм аларның остазы Ринат Наил улы Корбановны Бөтенроссия ярышларында ирешкән уңышлары белән котлыйбыз. Аларның уңышы илһамландыра һәм ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек һәм җиңүгә омтылыш үрнәге булып тора.