18-20 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Бу вакыйга чын спорт бәйрәменә әверелде, анда яшь спортчылар үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Түбән Каманың «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Алтын медальләр яуладылар:
- Кәрим Киреев-77 кг га кадәр авырлык категориясендә,
- Әмир Хафизов-95 кг га кадәр авырлык категориясендә.
Ирек Һадиев 77 кг га кадәр авырлыкта көмеш медаль иясе булды.
Без көрәшчеләребез һәм аларның казанышлары белән горурланабыз. Аларга алга таба да җиңүләр һәм спорт карьераларында уңышлар телибез!