Яңа спорт сезоны алдыннан чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар милли җыелмасы Сочида күнегүләр уздырды .
Хоккейчыларның укыту-тренировка чаралары 2 февральдән 13 февральгә кадәр «Юг-спорт» Спорт әзерлеге үзәге базасында узды.
Россия җыелмасы составына «Ак Барс-Динамо» командасының 8 уенчысы чакырылды һәм җыелды. Бу-капкачы Ангелина Яшина, сакчылар Александр Стариенко, Екатерина Макагонова, Яна Гончарова, ярымсакчы Юлия Курнаева, һөҗүмчеләр Юлия Сартакова, Эльза Гобәйдуллина һәм Даяна Семенова.
Безнең барлык хоккейчы кызларыбыз клубка кайтты, һәм хәзер команда, тулы составта, югары дәрәҗәдәге уен күрсәтү һәм яңа җиңүләргә ирешү өчен, Россия Суперлигасының киләсе сезонына актив һәм максатчан әзерләнә.