Казанның футбол буенча кышкы беренчелеге тәмамланды. «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда лаеклы һәм көйле уен күрсәттеләр.
Тренер Владислав Русанов җитәкчелегендә бронза медальләр яулаган 2015 елгы команда аеруча игътибарга лаек.
Төркем этабында Русанов тәрбияләнүчеләре үз көндәшләрен ышанычлы җиңделәр һәм бары тик бер уенда гына «Савиново» спорт мәктәбе белән тигез исәпкә уйнадылар, бу аларга үз төркемендә 1 урынны алырга мөмкинлек бирде.
Финал этабында динамочыларга «Рубин-2», «Рубин» һәм «Максат» урта мәктәбе кебек тәҗрибәлерәк командалар кушылды. Төркем этабында яхшы нәтиҗәләргә карамастан, хәлиткеч матчларда безнең егетләр көндәшләренә каршы тора алмадылар һәм нәтиҗәдә 3 нче урынны алдылар.
Тренер Павел Гордюков җитәкчелегендәге 2014 елгы команданың чыгышы да кызыклы булды. динамочылар төркем этабында искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр, дүрт җиңү яуладылар, шул исәптән «Рубин» командасын 3:1 исәбе белән җиңделәр һәм бер матчны тигез исәпкә уйнадылар.
Команда бердәнбер җиңелүне «Мирас» командасыннан кичерде. Бу Гордюков тәрбияләнүчеләренә башлангыч этапта 2 урын алырга һәм плей-оффка чыгарга мөмкинлек бирде. Әмма финиш сызыгында безнең тәрбияләнүчеләр лидерлар өчлегенә керә алмады. Һәм алар беренчелекне 4 нче урында тәмамладылар.
Безнең икенче команда пьедесталга күтәрелә алмаса да, турнир нәтиҗәләре «Динамо» РСШОР өчен сизелерлек казаныш булып тора. Бу уңышлар яшь спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсе һәм тренерларның уңышлы эшләве турында сөйли.