Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге урта мәктәптә 17-21 февраль көннәрендә 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм республиканың башка районнарыннан 87 яшь шахматчыны берләштереп, әлеге вакыйга чын бәйрәмгә әверелде.
Яшь шахматчылар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен генә түгел, максатчанлыкларын һәм соңгы йөрешкә кадәр көрәшергә әзерлекләрен дә күрсәттеләр.
Малайлар арасында җиңүчеләр:
1 урын - Михаил Шишов
2 урын - Максим Косенков
3 урын-Аполлон Иванчин
Кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын-Сәидә Шәрипова
2 урын-Полина Попенова
3 урын-Милана Бакирова
Бу беренчелек Татарстан шахматчыларының яшь буыны үсешендә мөһим этап булды, шахмат осталыгында яңа казанышларга һәм җиңүләргә башлангыч бирде.