2025 елның 20 февралендә Әтнә муниципаль районында АШЫТ КСК базасында районның хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.
Фестивальдә 6 команда – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының хезмәт коллективлары катнашты. Габдулла Тукай, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, Әтнә үзәк район хастаханәсе, Әтнә РЭГС һәм спорт мәктәбе. Барлыгы 46 кеше катнашты.
Чара кысаларында фестивальдә катнашучылар идәндә яткан килеш кулларны бөгү-җәю, биек аркылы тартылу, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу, пневматик винтовкадан ату һәм чаңгыда йөгерү кебек сынаулар башкардылар.
Барлык сынауларны узганнан соң фестивальгә йомгак ясалды. Команда беренчелеге спорт программаларында команданың барлык катнашучылары тарафыннан ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында җыелган очколар суммасы буенча билгеләнде.
ГТО фестиваленең муниципаль этабы «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында узды.