Безнең хоккейчылар Минскта Кубокны алдылар

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

«Динамо «РСШОР» җыелма командасы Минскда 2009-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ябык биналарда чирәмдә хоккей буенча Беларусь Республикасының атказанган тренеры В. А. Жмакин истәлегенә» башкаланың ачык кубогын тантаналы төстә тәмамлады!

2025 елның 21-23 февралендә Беларусь Республикасының, Татарстан Республикасының һәм Мәскәү өлкәсенең 10 шәһәреннән командалар турнирның төп бүләге өчен көч сынашты. Безнең команда, көндәшләрен ышанычлы җиңеп, югары әзерлек дәрәҗәсен һәм команда рухын күрсәтте.

«Динамо» РСШОР җыелмасын һәм команданың тренеры Әхмәтшин Гадел Ринат улын җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International