Азнакайда XIV кышкы авыл Спартакиадасына йомгак ясалды

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

22 февраль көнне Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогында 12 спорт төре буенча XIV кышкы авыл Спартакиадасы узды.

Ярышларда Азнакай районыннан 27 команда катнашты. Ватанны саклаучылар көне алдыннан спартакиада уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел ул дустанә һәм җылы шартларда узды. Командалар һәм катнашучылар зур энтузиазм һәм ашкыну белән призлы урыннарны яуларга һәм үз командаларына күбрәк очко китерергә тырыштылар.

Гомумкоманда беренчелегендә призлы урыннарны алган командалар грамоталар, медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

1 урын-Актүбә;

1 урын-Агерҗе авылы;

2 урын-Тымытык авылы;

3 урын-Мәлбагыш авылы.

Кышкы авыл Спартакиадасы ярышлары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International