16-20 февраль көннәрендә Чабаксарда спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кергән «Центральный» ФСО спортчылары турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.
Юниорлар арасында Хәбибуллин Рамазан, Зайцев Даниил, Габдуллин Роберт, Виноградов Матвей җиңүче булдылар.
Бронза медаль ияләре: Миңнебаев Рамазан, Рәфиков Эмиль, Закиров Зиннур.
Моннан тыш, Ярослава ванчина яшүсмерләр арасында 4 нче урынны алды, бу аңа Россия беренчелегенә сайлап алу мөмкинлеге бирде. Турнир март аенда узачак.
Спортчыларны тренерлар Әзерләде: Синцова М. Б., Мөдәрисова А. М., Станкевич О. С., Курмангалин Р. Б., Серякова С. А.