21 февраль көнне 70нче мәктәпнең хоккей тартмасында урта яшь төркеме (2012-2013 елгы) балалары арасында «Алтын алка» турниры финалы узды.
Бу яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын - «Лада» командасы;
2 урын - «Бөркет»командасы;
3 урын - «Дубрава» командасы.
Иң яхшы өчлекне «Ак Барс» хоккей клубы легендасы Данис Зарипов бүләкләде.
«Алтын алка» турниры физик культура һәм спортны үстерү Дәүләт программасын «Гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла». 28 февральдә Казанда 2010-2011 елгы өлкән яшьтәгеләр төркеменең финалы узачак.