21-23 февраль көннәрендә Екатеринбургта «Россиянең атказанган тренеры Валентин Фролов истәлегенә» Бөтенроссия ярышлары узды.
Валентин Иванович Фролов-Россиянең атказанган тренеры. Озак еллар дәвамында ул Екатеринбургта оештырган тренерлык мәктәбе төбәкнең һәм тулаем илнең танылган лидерларының берсе булды. Аннан СССР һәм Россия чемпионатларында, халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүче һәм призер булган талантлы спортчыларның тулы бер төркеме чыкты.
«Динамо» ширкәтеннән чыгыш ясаучы Татарстанның иң көчле бадминтончылары, 10 медаль яулап, үзләренең югары осталыкларын тагын бер кат расладылар.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын-Евгения Косецкая, хатын-кызлар арасында ялгыз разряд
1 урын - Павел Монич, Мария Сухова белән парда (Мәскәү), катнаш парлы разряд
2 урын - Сергей Сирант, ир-атлар ялгыз разряды
2 урын - Павел Монич / Никита Мулеев, ир-атлар арасында парлы разряд
2 урын-Евгения Косецкая /Регина Галиәхмәтова, хатын-кызлар арасында парлы разряд
2 урын-Сергей Сирант /Евгения Косецкая, катнаш парлы разряд
3 урын-Никита Мулеев, ир-атлар арасында ялгыз разряд
3 урын - Нияз Галиханов / Павел Пильщиков, ир-атлар арасында парлы разряд
3 урын - Регина Галиева /Анастасия Редькина, хатын-кызлар арасында парлы разряд
3 урын-Никита Мулеев / Анастасия Редькина, катнаш парлы разряд