1 мартта Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышларның беренче көнендә Татарстан чаңгычылары өч медаль яулады.
10 км классик стильдә һәм 10 км ирекле стильдә скиатлонның хатын-кызлар зачетында Наталья Терентьева 54:20.0 да алтын медаль яулады, ә икенче урында аның сеңлесе Дарья Непряева 54:24:8 белән.
Ир-атлар ярышында беренче урын Александр Большуновта. Ул дистанцияне 46:30.2 белән узды һәм Россия чемпионы булды.