Татарстан җыелма командалары чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатында катнаш эстафетада алтын һәм көмеш медальләр яулады

2025 елның 2 марты, якшәмбе

2 март көнне Казанның Мирный бистәсендә узучы чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында катнаш эстафета узды. Мондый дисциплина беренче тапкыр Россия чемпионаты программасына кертелде. 

Узышта Сергей Адашев, Лидия Горбунова, Сергей Забалуев һәм Анастасия Фалеева составындагы Татарстан-2 командасы җиңү яулады. Савелий Коростелев, Александр Большунов, Наталья Терентьева һәм Дарья Непряева чыгыш ясаган беренче команда икенче булды. Өченче урында Төмән өлкәсе командасы. 

Эстафетада Татарстан җыелма командалары биш команда белән чыгыш ясады. 3 март-чемпионатта тәнәфес һәм рәсми күнегүләр көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International