Бүген Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә 12-14 яшьлек егетләр арасында тхэквондо буенча Россия беренчелегенең дүртенче көне тәмамланды.
Татарстанның яшь динамочылары өч тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр.
41 кг га кадәр авырлык категориясендә Алинә Камалова җиңүче булды. Хәзер спортчыга дөнья беренчелегендә Россия, Татарстан һәм «Динамо» данын якларга туры киләчәк!
Көмеш медаль һәм Европа беренчелегенә юлламаны Данияр Казыбаев яулады (41 кг га кадәр).
37 кг га кадәр авырлыкта бронза медальгә Владислав Утриванов лаек булды.
Призерларыбыз Яр Чаллы шәһәренең «КЭМПО» урта мәктәбендә тренер Ярослав Митрофанов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.