1 март көнне Азнакайдагы чаңгы базасында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чаңгы ярышлары – «Катнаш эстафета» узды. Чарада Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре мәктәпләре командалары, командада 2шәр кыз һәм егет катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - 8 нче УББМ (Азнакай);
2 урын-6 нчы урта мәктәп (Азнакай);
3 урын - «Юбилейный» урта мәктәбе.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Ярышларның нәтиҗәләре ГТО нормалары исәбенә керәчәк.