28 февральдән 3 мартка кадәр Ижауда дартс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасының Идел буе федераль округының өлкәннәр чемпионатында уңышларыннан соң, яшь буын да уңышларга иреште. 12 яшьлек Данил Решетников «Зур раунд» һәм «501»дисциплиналарында 2 бронза медаль отты.
ТР җыелма командасы командасында турнирда Данил Решетников, Аскар Решетников, Аяз Һадиев һәм Арсен Гатауллин чыгыш ясады.