Мәскәүдә 28 февральдән 2 мартка кадәр «Огниково» спорт базасында «Спартак» Россия физкультура - спорт җәмгыяте тарафыннан оештырылган XXX Бөтенроссия мәдәни-спорт фестивале ярышлары узды. «Эшлекле хатын-кыз» мәдәни-спорт фестивалендә Россиянең 11 төбәге катнашты.
Фестивальнең спорт өлешендә йөзү, өстәл теннисы, дартс, эстафета һәм волейбол буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасының Казан һәм Чаллы уенчыларыннан торган волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы төркемдә барлык көндәшләрен җиңде. Финалда кызларыбыз каты көрәштә Краснодар краеның көчле командасына оттырдылар. Өченче урын өчен уенда Ярославль волейболчылары Брянск командасын җиңделәр. Җиңүче Команда һәм призерлар кубоклар һәм Россия спорт министрлыгы дипломнары алды. Призер командалар уенчыларына медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Индивидуаль төрләрдә өстәл теннисы буенча Татарстан 1 нче һәм 2 нче урында, йөзү буенча 3 нче урында.