6 март-Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты экваторны кисеп узачак. Бу кичне турнирда төп программадан тыш «Бөек Җиңүгә 80 ел» шоу-узышы да узачак.
6х1,9км катнаш эстафетада 10 команда катнашачак. Һәр команда составына керәчәкләр:
- РФ җыелма командасының ир-атлары;
- РФ җыелма командасы хатын-кызлары;
- РФ һәм ТР җыелма командалары сервисменнары;
- РФ һәм ТР җыелма командалары тренерлары;
- Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре егетләре (2009-2010 еллар);
-Татарстан Республикасының спорт мәктәпләре кызлары (2009-2010 еллар).
16: 30 да «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы сәхнәсендә командалар Жирәбәсе узачак, шуннан соң алар шунда ук стартка китәчәк. Ярыш тәмамлангач, катнашучыларны «Сетевая компания» АО филиалларыннан бүләкләр белән бүләкләячәкләр (якынча 17:45).