4 март көнне «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы трассасында классик стильдә спринт ярышлары узды.
Ир-атлар ярышында ил чемпионы Сергей Устюгов булды (3:02,51). Турнирның көмешен Владислав Осипов (3:03,26), бронзаны Савелий Коростелев (3:03,95) отты.
6 март көнне Россия чемпионатында ярышлар дәвам итәчәк. Спортчылар аерым старт белән 10 км га узышта көч сынашачак.