Зәйдә «Актив озын гомер» программасы кысаларында ярышлар узды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

4 мартта Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Күңелле стартлар» спорт чарасы узды. Бу вакыйга 2025-2030 елларга Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомер» программасы кысаларында өлкән яшьтәге хатын-кызларны берләштерде.

Комплекс мәйданчыгына тизлек, җитезлек һәм төгәллек эстафеталарында үз осталыкларын күрсәтергә әзер актив пенсионерлар җыелды. Бу шат күңелле катнашучылар теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, гаҗәеп энергия һәм ныклык күрсәттеләр. Аларның күбесе даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнә, дәвалау гимнастикасы, скандинавия йөреше һәм йөзү дәресләрендә катнаша, бу аларга үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтергә ярдәм итте.

Чара чын бәйрәмгә әверелде, анда дуслык һәм үзара ярдәмләшү җиңде.  Эстафетаны «Барс» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Абдуллина Гөлназ Ризаттин кызы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International