Казанда Суга сикерү буенча «Алтын Барс» Бөтенроссия ярышлары узачак

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

18-21 март көннәрендә Казанда 8-13 яшьлек спортчылар арасында суга сикерү буенча «Алтын Барс» Бөтенроссия ярышлары узачак. Алар 1 һәм 3 метрлы трамплиннан һәм 5м, 7м, 10 м биеклектәге каланчадан шәхси һәм синхрон сикерүдә медальләр өчен көч сынашачак.

Турнирда Россиянең 10 төбәгеннән 135 яшь сикерүче катнашачак. Барлык спортчылар-Россия беренчелегендә, Халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар.

Катнашучылар географиясе: Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Волгоград, Мәскәү, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре һәм Мәскәү шәһәре.

Татарстан Республикасыннан суга сикерү буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары һәм «Акватика»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.

Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана.

Ачылу тантанасы 18 мартта 15:00 сәгатьтә узачак.

Барлык ярышларны трансляцияләү ВКонтактеда Россия Суга сикерү федерациясенең рәсми бергәлегендә алып барылачак .( https://vk.com/rus_diving).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International