6 мартта «Мирный» ЛБКда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатының дүртенче ярыш көне тәмамланды. Спортчылар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым старт белән 10 км га узышта медальләр уйнаттылар.
Кызлар арасында Төмән өлкәсе вәкиле Екатерина Смирнова җиңү яулады (24:16,9). Икенче урында - Алина Пеклецова, Вологда өлкәсе (24:38,8); өченче урында – Дарья Непряева, Татарстан Республикасы (24:45,1).
Ир-атлар арасында Александр Большунов чемпион булды, Татарстан Республикасы (21:18,7), көмеш медальне Савелий Коростелев яулады, Татарстан Республикасы (21:25,2); бронза-Артем Мальцев, Төмән өлкәсе (21:36.1).
Кич белән мәйданчыкта РФ һәм ТР җыелма командалары спортчылары һәм тренерлары, шулай ук республиканың спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашында «Бөек Җиңүгә 80 ел» узышы тамашасы узачак.