7 мартта Чүпрәле районының Иске Чокалы авылындагы модульле чаңгы базасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Чекур чаңгы юлы» чаңгы ярышлары узачак.
Ярышларда теләге булган һәр райондашыбыз катнаша алачак. Һәр яшь категориясе өчен оештыручылар аерым йөгерүләр әзерләгәннәр.
Мөмкин булган яшь категорияләре:
- 10 яшькә кадәр;
- 11-12 яшь;
- 13-14 яшь;
- 15-16 яшь;
- 17-18 яшь;
- 18-35 яшь;
- 36-49 яшь;
- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк.
Укучыларның ярышларда күрсәткән нәтиҗәләре 2024-2025 уку елы укучылары Спартакиадасы исәбенә һәм чаңгыда йөгерү буенча ГТО нормативларын үтәү исәбенә кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.