Өч көн дәвамында 400 дән артык көчле спортчы киеренке көрәштә үзләренең осталыкларын, характерларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Тантанада дәрәҗәле кунаклар катнашты: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча территориаль органнары җитәкчеләре Советы рәисе эчке хезмәт генерал-лейтенанты Валерий Синьков, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының физик әзерлек һәм спорт үзәге башлыгы Сергей Егоров, ярышларның баш судьясы, бөтенроссия категориясе судьясы Олег Деревицкий, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.
Россия Федерациясенең 18 субъектыннан иң көчле командалар гомуми зачетта төп трофей өчен өч спорт дисциплинасында – каршылыклар аша 100 метрлы полосаны узу, штурм баскычыннан күтәрелү һәм ике төр ярышта көч сынаштылар.
- Чыннан да, төп спорт чараларын Идел буе федераль округы территориясендә уздыру күркәм традициягә әверелде. Мин инде икенче шундый чарада да катнашам һәм беренче чиратта безнең зур илебез спортчыларын кабул итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бүген биредә-безнең зур илебез вәкилләре. Бүген биредә үз территориаль органнары һәм уку йортлары командалары исеменнән чыгыш ясаячак һәм янгын-коткару спортының әһәмиятен кабат исбатлаячак иң яхшы спортчылар җыелды дип ышанып әйтергә була.Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округы субъектлары буенча Баш идарәләре башлыклары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә данлы традицияләрне дәвам итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Янгын сүндерү-коткару спорты безнең зур илебезнең һәр территориаль гарнизонында үссен,-дип билгеләп үтте эчке хезмәт генерал-лейтенанты Валерий Синьков.
Башта пьедесталга бүләкләү өчен хатын-кызлар арасында «Штурм баскычы-2 кат-уку манарасы» дисциплинасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россия МЧС Кубогы җиңүчеләрен һәм призерларын чакырдылар.
- 3 урынны Мария Катасева алды, Мәскәү өлкәсе,
- 2 урынны Анжела Саттарова алды, ХМАО-Югра,
- 1 урынны Свердловск өлкәсе Карина Бочкарева алды.
Аннары ир-атлар арасында «Штурм баскычы-4 кат-уку манарасы» дисциплинасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россия МЧС Кубогы җиңүчесе һәм призерлары бүләкләнде
- 3 урынны Татарстан Республикасы Ильяс Минһаҗев алды,
- 2 урынны Никита Попов алды, Мәскәү өлкәсе,
- 1 урынны Артем Малинин, Мәскәү өлкәсе алды.
Хатын-кызлар арасында «Каршылыклар полосасы» дисциплинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
- 3 урынны Татарстан Республикасы Марина Хәкимова алды,
- 2 урынны Мария Катасева, Мәскәү өлкәсе яулады.,
-1 урынны Санкт-Петербург шәһәре Оксана Коломытова алды,
Шуннан соң ир-атлар арасында «Каршылыклар полосасы» спорт дисциплинасында бүләкләүгә күчтеләр:
- 3 урынны Ставрополь крае Николай Рукосуев алды,
- 2 урынны Никита Воробьев алды, Төмән өлкәсе.
- 1 урынны Шамхан Кубаев, Чечен Республикасы алды.
Хатын-кызлар арасында «Двоеборье» спорт дисциплинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
- 3 урынны Чечен Республикасы Шахинабону Бабиева алды
- 2 урынны Эльза Абүбәкерова, Башкортостан Республикасы алды
-1 урынны Санкт-Петербург шәһәре Оксана Коломытова алды.
Аннары ир-атлар арасында «Двоеборье» спорт дисциплинасында бүләкләүгә күчтеләр:
-3 урынны Антон Корнилов алды, Санкт-Петербург шәһәре,
- 2 урынны Дмитрий Гребенщиков алды, Ульяновск өлкәсе,
- 1 урынны Вадим Шевчук яулады, Мәскәү шәһәре.
Әмма бу өч көндә дә спортчылар шәхси призлы урыннар өчен генә көрәшеп калмады, барлык нәтиҗәләр дә команданың уртак копилкасына тупланды.
Һәм, ниһаять, бүләкләү өчен янгын сүндерү-коткару спорты буенча 2025 елгы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кубогының команда зачетында җиңүчесе һәм призерлары чакырылган иде.
Өченче урынны ХМАО-Югра җыелма командасы алды, көмешне Татарстан Республикасы вәкилләре яулады, ә беренче урынны Санкт-Петербург командасы алды.