9 март көнне Мирныйда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатының йомгаклау ярышы узды. Спортчылар 4 по 7,5 километрлы эстафетада көч сынаштылар. Татарстан спортчылары Сергей Ардашев, Сергей Волков,Савелий Коростелев һәм Александр Большунов «Татарстан-1» командасы составында 4х7, 5 эстафетасында беренче булдылар, 1.12.29.3.
Ир-атлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1. Татарстан Республикасы (Ардашев Сергей, Коростелев Савелий, Волков Сергей, Большунов Александр) 1.12.29.3
2. Төмән өлкәсе (Белов Евгений, Червоткин Алексей, Мальцев Артем, Терентьев Александр) +1.02.4
3. Мурманск өлкәсе (Гребенько Александр, Родионов Никита, Зубцов Максим, Соловьев Павел) +1.14.7