8 март көнне Казанда уза торган Чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында команда спринты ярышлары узды. Татарстан чаңгычылары Наталья Терентьева һәм Дарья Непряева дисциплинада алтын медаль яуладылар. Спортчылар дистанцияне 17:36.8 дә үттеләр.