8 мартта чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатының команда спринты ярышлары узды. Татарстан спортчылары дисциплинада ике медаль яуладылар.
Александр Большунов һәм Савелий Коростелев катнашкан «Татарстан-1» командасы дистанцияне 15:23.4 белән үтеп, спринтта җиңүче булдылар. «Татарстан-2» командасы Сергей Забалуев һәм Сергей Ардашев 15:24.7 белән бронза призер булдылар. Көмеш Санкт-Петербург командасында.