Тольятти шәһәрендә 2025 елның 7-9 мартында ВТФ тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.
Татарстан җыелма командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясап, 1 нче гомумкоманда урынын яулады.
2 урын турнир хуҗалары-Самара өлкәсе җыелма командасы.
3 урын-Ульяновск өлкәсе тхэквондистлары.
Чемпионнар командасының нигезен Татарстан Республикасының «Динамо» ширкәте спортчылары тәшкил итте: заявкада барлыгы 26 Динамо уенчысы һәм ЦСКАның 1 вәкиле бар иде. Безнең төбәк данын Яр Чаллы шәһәренең «Кэмпо» урта мәктәбе, Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе һәм «Ак Бүре» урта мәктәбе, «Олимпиец» спорт комплексы һәм Казан шәһәре УОР тәрбияләнүчеләре лаеклы яклады.
Шәхси зачетта татарстанлылар 8 алтын, 4 көмеш һәм 9 бронза медаль яуладылар.
Ярышларга йомгак:
Ир-атлар 54 кг
2 урын-Камил Гинәтуллин
3 урын-Захар Басов
63 кг
1 урын – Сергей Кирсанов
68 кг
1 урын-Семен Фролов
3 урын-Роберт Швецов
3 урын-Илья Ким
74 кг
1 урын - Даниил Жданов
2 урын-Ханмагомед Рамазанов
80 кг
2 урын-Эмиль Алиев
3 урын-Мөслим Ахтаев
87 кг
1 урын – Данил Леваев
3 урын-Тимур Макаев
87+ кг
1 урын-Игорь Гедминас
3 урын-Валерий Раков
Хатын кызлар
49 кг
3 урын-Кира Ермоленко
53 кг
1 урын-Анастасия Погорелова
2 урын-Рамилә Яруллина
57 кг
1 урын-Елизавета Рожина
3 урын-Карина Кудряшова
62 кг
3 урын-Зарина Фәсхетдинова
67 кг
1 урын-Елизавета Нестеренко
Безнең иң яхшы спортчыларыбыз 16-22 апрельдә Махачкалада узачак Россия чемпионатында чыгыш ясаячак.