Түбән Ошмада ирекле көрәш буенча Татарстан җыелма командасының тренировка процесслары бара

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Түбән Ошмадагы «Дружба» спорт комплексы, Мамадыштагы көрәш буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе базасында бу көннәрдә ирекле көрәш буенча Татарстан җыелма командасының күнегүләр процессы бара. Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары, шул исәптән безнең мәктәптә тәрбияләнүчеләр дә, март ахырында Россия беренчелегендә республика өчен чыгыш ясарга әзерләнәләр.

Балаларны җитди сынаулар көтә, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. 

Тренировка процессының сыйфатына спортчының физик һәм әхлакый халәте турыдан-туры бәйле, димәк, аның спорт аренасындагы казанышлары да. Бу җәһәттән Мамадыш районы иң югары дәрәҗәдәге чараларны лаеклы кабул итү сәләте белән дан тота, спортчылар үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итсен өчен барлык шартларны да тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International