Сеник Варданян-грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге җиңүчесе

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Сеник Варданян-18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге җиңүчесе.

9-12 март көннәрендә Суздаль шәһәренең «Суздаль Арена» сында 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында «Грек-рим көрәше» дисциплинасында спорт көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 57 төбәгеннән иң көчле спортчылар көч сынашты.

Ярышлар нәтиҗәләре:

  • 1. Сеник Варданян (Татарстан).
  • 2. Артур Ясинский (Свердловск өлкәсе).
  • 3. Тамирлан Ерузов (Кабарда-Балкария) һәм Владимир Сальников (Мәскәү).

Соник Варданянны, шулай ук аның тренеры Руслан Илдар улы Бадыковны җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International