2025 елның 14 мартында «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында һәм Азнакай шәһәренең чаңгы базасында Азнакай муниципаль районының барлык милек формасындагы оешма, учреждение, сәнәгать предприятиеләре, авыл җирлекләре командалары арасында түбәндәге сынау төрләре буенча «ГТО» ВФСК фестиваленең кышкы этабы узды:
Чаңгыда йөгерү.
Анда ГТО комплексының VII – XVI баскычларына караган 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге гражданнар, 23 команда, гомуми саны 230 кеше катнашты.
Нәтиҗә:
I урын – «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АО командасы;
II урын-Азнакай муниципаль районы хакимияте командасы;
III урын – «Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ командасы.
Чара «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.