16 мартта барнаулның «Титов Арена» сәхнәсендә XII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарына йомгак ясалды. Спортчыларга медальләрне, кубокларны һәм дипломнарны Алтай краеның спорт министры Иван Нифонтов, Россия Спорт министрлыгының Физик культура һәм массакүләм спорт департаментының физкультура-спорт чаралары бүлеге башлыгы Валерий Дерманец һәм спорт чаралары федераль дирекциясенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Татьяна Соколова тапшырды.
Барлык катнашучы төбәкләр, авыл халкының санына карап, җиде төркемгә бүленгән. 800 меңнән артык кеше яшәгән беренче төркемдә 2 урынны Татарстан Республикасы командасы алды. Алтай крае җиңүче булды, 3 урында-Башкортстан Республикасы.
XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә узды. Быел турнирга илнең 37 субъектыннан 600 гә якын спортчы җыелды.