Чистай районы спортчысы гер спорты буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды

2025 елның 16 марты, якшәмбе

15 мартта Самарада 19-23 яшьлек яшүсмерләр арасында гер спорты буенча Россия беренчелеге тәмамланды.

63 кг га кадәр авырлык категориясендә Татарстан Республикасы вәкиле Екатерина Бурмакина көмеш призер булды. Кыз Чистай районының «Татнефть Олимп» спорт мәктәбендә Альберт Гыйниатуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Әйтергә кирәк, ярышларда катнашу һәм аларда җиңү «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International